Хөрмәтле сайт кулланучысы!
“Миллион татар” проектының әлеге бүлегендә Сезне күрүебезгә шатбыз! “Миллион татар” проекты татар телен өйрәнергә һәм/яки тел белемен камилләштерергә теләүчеләр, шулай ук татар телендә аралашырга теләгән кешеләр өчен платформа эшләүне планлаштыра: https://million.tatar/edu/ “Миллион татар” проектының татар теле курсы 7 дәрәҗәдән торачак (Европа тел белеме дәрәҗәләре нигезендә): - башлангыч A1 — курс ахырында гади сораулар бирә һәм аларга җавап бирә алачаксыз, - алгарышлы A1 — сабыр әңгәмәдәш белән кыска сөйләшү алып бара алачаксыз, - A2 — көндәлек темаларга гади сөйләшү алып бара алачаксыз, - башлангыч B1 — телне белүчеләр белән аралашканда килеп чыгарга мөмкин булган күпчелек ситуацияләрдә үзегезне ышанычлы тоячаксыз, - алгарышлы B1 — көндәлек хәлләрдә ышанычлы аралаша һәм фикерләрегезне аңлаешлы итеп белдерә алачаксыз, - башлангыч B2 — реаль тормышта кызыксынган темаларны җентекләп тикшерә алачаксыз, - алгарышлы B2 — телне эштә, укуда һәм тормышның башка өлкәләрендә куллана алачаксыз. Димәк, проектның әлеге бүлегендә Сез татар телен иң нигездән өйрәнә башлый һәм иркен аралаша алырлык дәрәҗәгә җиткерә аласыз. Телен өйрәнүнең билгеле бер этабында Сезгә проектта (социаль челтәрдә) теркәлергә һәм тел иясе булган, проектта катнашырга теләгән аралашу дустыгызны/менторыгызны табарга тәкъдим ителәчәк. Проект әле эшләнү стадиясендә, әмма Сез инде хәзер үк әлеге курсны үтәргә теләк белдерә аласыз. Моның өчен түбәндәге анкетаны тутырыгыз: https://forms.yandex.ru/cloud/67a99ae690fa7b5ec58e1c28/ Ихтирам белән, Проект администрациясе